Көннәр, төннәр буе тыңласа да,
Чыпчык былбыл телен оталмый,
Яхшылыкны бик тиз оныта кеше,
Начарлыкны гына оныталмый.
Дус-ишләрем минем бик күп дисең,
Сынап кара берәр аның көчен,
Акча яки ярдәм сорап кара,
Дуслыгыңа бәя белер өчен.
Бераз биеккәрәк менә калсаң,
Дус-туганнар арта тагын да,
Бертуктаусыз сөйли башлый алар,
Сине яратуы хакында.
Бүрәнә дип уйлый һәркем үзен,
Юкса һәрбер кеше — тик йомычка,
Ярдәм итәм дигән кешеләр дә,
Яхшылыкны эшли тик бурычка.
Син үзеңә читтән карап кара,
Нинди икәнлегең күрерсең,
Бер тиенсез, дәрәҗәсез калгач,
Чын бәяңне шундук белерсең.
Чын бәхетне күрә белер өчен,
Бик бәхетсез булып карау кирәк,
Бәхет — сәламәтлек дияр өчен,
Бик куркыныч чирләп карау кирәк.
Акча — бәхет түгел дияр идем,
Әгәр миллионнарым ташып торса,
Башкалардан көнләшмәскә була,
һәр хыялың чынга ашып торса.
Кирәк диеп түгел, күрсәтим дип,
Әйбер җыеп кеше шашына,
Авыр эшләр түгел, көнләшу
Һәм нәфсе җитә адәм башына.
Өйдә шундый рәхәт булсын өчен,
Ни барысы якты йөз кирәк.
Хәзер һәр кешенең бөтен нәрсәсе бар,
Күңел тынычлыгы бик сирәк.
Тимер-таштан түгел, сөю-наздан
Җылы йомшак оя үрә бел,
Иң бәхетле кеше җирдә — син ул,
Булган бәхетеңне күрә бел.
Бик яратам диеп өзгәләнмә,
Ашыкма күз яшең кояр өчен,
Сине яратканга карау кирәк,
Мәхәббәттә бәхет тояр өчен.
Яраталар дип тә бик мактанма,
Синең арттан килә башка ярлар,
Яз җитүгә башка чәчәк чыга,
Кыш җитүгә ява яңа карлар.
Бик баедым диеп шапырынма,
Кереп карыйк бергә мунчага,
Синең пычракларны юар өчен,
Кирәк бик күп сабын, мунчала.
Мин — хәерче диеп мескенләнмә,
Йөреп торган чакта аяк-кулың,
Әти нишләр диеп карап тора
Сине кабатлаучы кызың, улың.
Яхшы әти мин дип бик мактанма,
Әйбер алып биреп үз балаңа,
Санагыннан тартып ала калсаң,
Акыл өйрәт бераз син аңарга.
Мин иргә баш диеп мәнсезләнмә,
Бу горурлык түгел, монысы оят,
Чит-ярларга күз салмасын дисәң,
Син иреңне үзең назлап уят.
Хатын начар диеп әйтмә абзый,
Син бит аны үзең алган сайлап,
Йә аерым, йә яхшылап яшә,
Баш булырга өйрән үзең җайлап.
Ялгыз калсаң әгәр бик кайгырма,
Сөйгән ярың булса, булсын шатлык,
Елый-елый парлап яшәгәнче,
Үзең генә булу — мең кат артык.
Кеше ни әйтер дип бик кайгырма,
Ул сөйли дә, китә, син каласың,
Үз фикерең булмаганда гына,
Кеше сүзен чынга ала аласың.
Алда ни көтә дип бик кайгырма,
Артык борчылма, ул кулай булыр,
Кыштан соң яз килми калганы юк,
Ходай ничек язса, шулай булыр.
Кайгы килде диеп бик кайгырма,
Ул үтмәс күк кенә тоела,
Кояш чыгар алдыннан да
Башта жиргә шаулап яңгыр коела.
Шатлык килде диеп бик шатланма,
Башың әйләнмәсен бәхеттән
Биек менгән чакта онытма син,
Төшәсеңне бер көн тәхеттән...
Л.Дәүләтова