ӘГӘР БҮГЕН СОҢГЫ КӨНЕҢ БУЛСА.. Әгәр бүген соңгы көнең булса Нишләр идең, дустым, әйтсәнә. Тик бер көнлек шушы гомереңне Син багышлар идең нәрсәгә? Әгәр бүген соңгы көнең булса, Изгелекләр эшләр идеңме? Һәр минуты, һәрбер секундының Тәмен тоеп яшәр идеңме? Әгәр бүген соңгы көнең булса, Сәдакалар бирер идеңме? Күршеләргә, якын кешеләргә Хәл белергә керер идеңме? Әгәр бүген соңгы көнең булса Намазлыкка басар идеңме? Җавап бирү алдымда тора дип Гөнахлардан качар идеңме? Әгәр бүген соңгы көнең булса Үпкәләрдән арыныр идеңме? Өзлеп яратуың аңлатырга Газизләргә сарылыр идеңме? Әгәр бүген соңгы көнең булса...... Ә бит беркем белми күпме яшәр Дәвамын Аллаһ кына белә. Баштан кичкән бөтен авырлыклар Безне сынар өчен бирелә. Шуңа күрә һәрбер якты көннең Гүзәллеген күреп, сокланып Язмышында булган һәр нәрсәгә Чын күңелдән шөкрана кылып, Байлык түгел, яхшы гамәл туплап, Изге эзләр калдырып җирдә, Мәрхәмәтле, кешелекле булып Яши алсак иде гомергә. Һәрбер көнең соңгы көнең кебек Матур, дөрес итеп яши бел. Еллар саны кайчак күп булса да, Бер көн кебек кенә ул гомер..... Ләйсән Гайнетдинова .

Теги других блогов: әгәр бүген көн